Балан бәлешен ике, өч төрле камыр белән пешерәм. Беренчесен язып үтәм. Камыр өчен: 1 стакан тулар тулмас стакан шәһәр каймагы(сметана), 1 йомырка, 6,7 аш калагы көнбагыш мае, тоз, ярты чәй калагы песок, он, ярты чәй калагы разрыхлитель салып камыр басам, ял иттерәм камырны 15 минут. Эчлекне бертөрле генә ясыйм нинди камыр белән ясасам да. Эчлек: иң элек баланны чистартып, чайкалып алам да кайнаган суга салып бер 5 минут тирәсе сикертеп алам, сөзәм, суытам да, кирәк хәтле песок, он, я булмаса манный салып изгәлим. Мин баланның бөтен килеш торганын яратмыйм, шуңа күрә кул белән я булмаса кашык белән изәм. Берәр алма турап салам эчлеккә. Камырымны җәеп эчлекне салып 180 гр та 1 сәг тирәсе, аннан газны кысып 1,5 сәг тирәсе пешерәм. Менә шул беренче вариантым.. Икенчесе әче камыр куеп. 1 стакан тулар тулмас җылы сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, чама белән тоз, 1 аш калагы песок, 3,4 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр басам да, бер 15 минут тирәсе генә тотам да, бәлешемне ясый да башлыйм. Камырны юка җәйгәнне яратам. Пешереп карагыз дусларым. Хаталарыма ихтибар бирмичә генә укыгыз, иркенләп язган очракта гына хатасыз язарга була, минем ише ашык-пошык кешегә хатасыз язу уууууу. Үз духовкагызда ничек пешерә аласыз шулай пешерегез, кайвакыт 40 минутта да пешерәм, кайвакыт кысып кына озак итеп тотам. Элек әбиләр мичтә пешереп төн кундыра иделәр, шулай бит. Ни өчен микән? Тәмлерәк булсынга мөгаен.

Теги других блогов: рецепт балан камыр эчлек