🐛🐜🐞 Корткычларга каршы ничек көрәшергә? Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Франс ХӘЛИЛОВ: — Уңышны җыярга 25-30 көн кала үсемлекләргә Инта-вир, Карате, Децис , Алатар кебек агулы химикатлар сибәргә ярый. Корткычлар ваграк чакта инсектицид үсемлекләр (әрем, томат, бәрәңге сарымсак, кызыл борыч) яки көл селтесе төнәтмәләре сиптерә аласыз. Үлән төнәтмәләрен әзерләү рецептлары белән таныштырам. 🌱 Сарымсак. 100 г сарымсакны угычтан уарга һәм 1 л суга салып, тондырырга һәм суын саркытырга. Тагын 1 л су өстәгәч сыгарга. Ике төнәтмәне бергә кушарга һәм пыяла савытта сакларга. 10 л суга 300 г төнәтмә кушып сиптерергә була. Ул гөблә, талпан һәм кечкенә личинкаларга каршы нәтиҗәле. 🌱 Әрем — яфраклары һәм чәчәк сабаклары кулланыла. Ярты чиләк вак итеп туралган яңа җыйган әремгә чиләк тулганчы су агызырга. 1 тәүлек төнәтергә һәм 30 минут кайнатырга. Сиптерер алдыннан 1:2 исәбеннән су кушарга кирәк. Әрем төнәтмәсе җиләклектәге һәм җиләк-җимеш агачларындагы яфрак ашаучы кортларга каршы кулланыла. 🌱 Тәмәке яки махорка — киптерелгән яфраклар төнәтмәсе гөблә, медяница, трипс, кортлар, утчыл күбәләк личинкалары һәм башка корткычларга каршы кулланыла. 400 г киптерелгән яфракларны 10 л суга салып караңгы урында ике тәүлек төнәтергә. Сиптерер алдыннан 1:2 исәбеннән су кушарга. 🌱 Томат. 4 кг вакланган помидор сабагын (ян сабакчаларын кулланырга була) 10 л суга салып, 30 минут кайнатырга һәм 3-4 сәгать төнәткәч сөзәргә. Үсемлекләргә сибү өчен 10 л чиләккә 3 л төнәтмә салырга һәм тулганчы су агызырга. Гөблә һәм вак кортларга каршы кулланыла. 🌱 Бәрәңге сабагы. Гөблә, талпан, кәбестә күбәләге, көя күбәләгенә каршы уңышлы кулланыла. 1,2-1,3 кг яшел (0,6-0,7 кг киптерелгән) бәрәңге сабагын 10 л җылы суга салып 3-4 сәгать төнәтергә, сөзәргә һәм үсемлекләргә сиптерергә. Төнәтмәләр яфракларга ябышсын өчен (бу аеруча гөбләләргә каршы көрәшкәндә әһәмиятле) сиптерер алдыннан 40 г кер сабыны яки 20-25 г кер порошогы кушарга кирәк. Үсемлекләрне үлән төнәтмәләре белән җәй дәвамында 7-15 көн аралыкта 2-3, корткычлар күп булса, 4-5 тапкыр эшкәртергә ярый. ©

Теги других блогов: инсектицид корткычлар төнәтмә